Ел фасыллары

Автор: Вахитова Глюся Гаптельнуровна

Организация: МБДОУ «Детский сад № 6 «Радуга» г. Кукмор

Населенный пункт: Республика Татарстан, г. Кукмор

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тирә – юнь белән таныштыру комплекслы белем бирү эшчәнлеге: Ел фасыллары

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

Югары категорияле тәрбияче

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара шәһәре алтынчы номерлы “Салават күпере” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Максат: Төрле ел фасылларының характерлы билгеләре, үзенчәлекләре турында күзаллауны ныгыту.

Белем бирү бурычы: Ел әйләнәсендә табигатьтә була тортан үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен арттыру, алар арасындагы бәйләнеш турында аңлату.

Үстерү бурычы: Сүзлек байлыгын баету , бәйләнешле сөйләм телен үстерү .

Тәрбия бурычы: Табигатькә карата сакчыл караш , соклану хисе тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: коммуникация (сөйләм үстерү), эстетик - сәнгать үсеше.

Материал: проектор, компьютер, кошлар тавышы язылган аудио язмалар, төсле түгәрәкләр, тартма, кыш һәм язга хас билгеләр ясалган зур картина, фланелеграф, колакчыннар, ел фасыллары ясалган картиналар.

Алдан башкарылган эшләр: саф һавада булганда ел фасылларының төп билгеләрен күзәтү; табигать календаре белән эшләү; ел фасыллары турында иллюстрацияләр карау, алар буенча әңгәмәләр үткәрү; рәсемнәр ясау; шигырьләр уку, аларны сәнгатьле итеп ятлау; сынамышлар, табышмаклар, уеннар өйрәнү.

Эшчәнлек барышы

- Хәерле көн, балалар!

Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы көн кебек.

- Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаешыйк та, һәркайсыбызга да уңышлар теләп, эшчәнлегебезне башлап җибәрик. Балалар, хәзер елның кайсы фасылы? Кайсы ай? Атнаның нинди көне? Тәүлекнең нинди вакыты?(Балалар җавабы) (Кошлар тавышы ишетелә)

  • Балалар, сез берәр нәрсә ишетәсезме? (Экранда кошлар күренә, тавышлары ишетелә.)
  • Кошлар нәрсә дип сайрыйлар икән? Беләсегез киләме? Менә минем серле җайланмам бар, ул наушник - колакчыннар дип атала. Шушы колакчыннар ярдәмендә мин барлык җәнлекләрнең, кошларның нәрсә әйткәннәрен аңлыйм. Минем җайланмам ничек дип атала (Колакчыннар). Кая тыңлыйм әле, нәрсә хакында сайрашалар икән кошлар (тыңлый).
  • Балалар, кошлар безгә бик борчулы хәбәр алып килгәннәр. Аларның дусларына булышырга кирәк икән, сездән ярдәм сорыйлар. Телисезме, мин сезгә нәрсә булганын сөйләп бирәм.

Урманның бер аланында кыш, яз, җәй, көз бергә очрашканнар. Кем тапкыр, зирәк икәнлеген белер өчен ярыш оештырганнар. Ярышта кем җиңә, шул ел фасылы табигатьтә мәңгелеккә кала. Җиңелгән ел фасыллары аңа үз урыннарын бирәсе була икән. Менә шул ярыш хакында сөйләделәр инде миңа кошлар. Балалар, бу ярышта кайсы ел фасылының җиңгәнлеген беләсегез киләме? (Беләсебез килә). Ярышта беренче урынны кыш алган. Димәк, хәзер бездә гел кыш булачак. Без язны да, җәйне дә, көзне дә күрә алмаячакбыз инде. Чөнки ярышның кагыйдәсе буенча алар кышка үз урыннарын бирергә тиешләр. Ә сез кышны яратасызмы? Ни өчен яратасыз? Кышның нинди күренешләре сезгә ошамый? Сез табигатьтә гел кыш кына булуын телисезме? Әгәр гел кыш кына булса нинди күңелсезлекләр булыр иде? (Балалар җавабы)

- Әйдәгез, алайса, яз, җәй, көзгә кышны җиңәргә булышыйк, сез ризамы? (Без риза. Ел фасылларына үз урыннарына кайтырга булышабыз.)

  • Кошлар, «Салават күпере» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме сезнең карамакта. Безгә нәрсә эшләргә? (Экранда кошлар күренә, тавышылары ишетелә. Тәрбияче колакчыннарны киеп тыңлый.)
  • Әһә, кошлар безгә яз, җәй, көз чишә алмаган биремнәрне алып килгәннәр, миңа чыгып алырга куштылар. (Тартма алып керә)
  • Карагыз әле, балалар, нинди матур тартма. Тышына төрле – төрле күренешләр ясалган икән. Ничек уйлыйсыз, кайсы ел фасылына туры килә бу күренеш? (Кыш) Ә ни өчен кыш дип уйлыйсыз? (Чөнки кар яуган, агачларда яфраклар юк)
  • Тартманың бу ягында кайсы ел фасылы ясалган? (Яз) Ни өчен яз дип уйлыйсыз? (Чөнки кошлар кайта, сулар ага, агачлар яфрак ярган). Бик дөрес, рәхмәт. Ә менә монысы кайсы вакыт икән? (Җәй) Каян белдегез? (Кояш ясалган. Агачлар яшел, чәчәкләр күп. Җиләкләр пешкән.). Тартманың дүртенче ягына нәрсә сурәтләнгән? (Көз) Ни өчен көз дип уйлыйсыз? (Агачларның яфраклары сары төстә. Алар коелалар. Кошлар җылы якка китәләр. Яңгыр ява)
  • Димәк тартмага нәрсә ясалган? (Ел фасыллары) Алар ничә? (Дүрт)
  • Эчендә нәрсәләр бар икән? Әһә, ел фасылларының биремнәре бар икән биредә. (Укый).

«Хикәядәге буталган урыннарны табарга һәм шул урында кул чабарга».

  1. Җәй җитте. Кояш кыздыра. Балалар, кардан тау ясап, чана шуалар.
  2. Көз килде. Салкын җилләр исә, яңгыр ява. Җылы яктан кошлар кайта башлады. Без аларга оя ясадык.
  3. Кыш та килеп җитте, велосипедларга утырып, урманга бардык. Бөтен җир ап—ак кар белән капланган иде. Без кәрзиннәрне тутырып гөмбә җыйдык.
  4. Яз килгәнгә бар кеше куанды. Балалар, җылы туннарын киеп, су коенырга киттеләр.

(Балалар буталган урыннарда кул чабалар)

  • Рәхмәт, бик дөрес. Алсу, кил әле үскәнем, тартмада тагын нәрсәләр бар икән? (Тармадан рәсемнәр алып тәрбиячегә бирә)

«Ел фасыллары турында мәкаль әйтергә һәм рәсемдәге кышка хас билгеләрне яз билгеләренә алыштырырга»

  1. Көз җир сөр, кыш кар сөр.
  2. Язның бер көне — ел туйдыра.
  3. Чебешләре көз көне саныйлар.

4. Кышкы кар — көзге икмәк.

  1. Җәй кышка, кыш җәйгә эшли.

(Мәкальне әйткәч, бала кышның бер билгесен язныкына алыштыра.)

—Менә никадәр мәкальләр беләсез икән, рәхмәт сезгә. Кышкы күренештә нинди үзгәрешләр булды? Кыш кайсы ел фасылына алышты? (Балалар җавабы.)(Тармадан язу ала)

Бу биремдә болай дип язылган. «Һәр ел фасылына туры килә торган өлкәннәрнең эшләрен күрсәтергә»

«Күрсәт әле үскәнем» уены.

1. - Күрсәт әле, үскәнем

Ничек карлар көриләр?

- Менә шулай, менә шулай,

Шулай карлар көриләр.

2. - Күрсәт әле, үскәнем

Ничек бакча казыйлар?

- Менә шулай, менә шулай,

Шулай бакча казыйлар.

3. - Күрсәт әле, үскәнем

Ничек сулар сибәләр?

- Менә шулай, менә шулай,

Шулай сулар сибәләр.

4. - Күрсәт әле, үскәнем

Ничек гөмбә җыялар.

- Менә шулай, менә шулай,

Шулай гөмбә җыялар.

—Менә биремне дә чиштек, бергәләп ял итеп тә алдык.

—Айнур, кил әле, тартманы кара әле, нәрсәләр бар икән анда? (Бала
төсле түгәрәкләр ала) Син һәрбер балага берәр түгәрәк биреп чык әле, ә мин
биремне укыйм.
«Табышмакның җавабын түгәрәкләр ярдәмендә күрсәтергә».

—Балалар, ел фасылларын нинди төсләр белән билгеләргә була? (Кыш - ак, яз - яшел, җәй - кызыл, көз – сары.)

Елның дүрт фасылы

Һәр елның дүрт фасылы бар.

Һәр фасылның үз төсе.

Һәр фасылның үз яме һәм

Үз хезмәте, үз эше.

Яз - яшел ямь белән килә,

Кызыл җәй - җылы белән.

Гәрәбә көз - мул уңыш һәм

Көмеш кыш — сафлык белән.

1.Ел да киләм сагынып,
Ак тунымны ябынып.
Киләм, киләм, ел да киләм,
Көртләр өям, таулар өям.

(Кыш - ак төс)

—Нинди төстәге түгәрәк күтәрдегез? Ни өчен? (Балалар җавабы)

2.Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.

(Яз - яшел төс)

—Ни өчен яшел төсле түгәрәкләр күтәрдегез? (Балалар җавабы)

3.Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга.

Урагын ура,

Букайчак була?

(Җәй - кызыл төс)

—Ни өчен кызыл төсле түгәрәкләр күтәрдегез? (Балалар җавабы)

4.Һәркөн диярлек,
Елап яшь коя.
Килгән кошларны
Көньякка куа.

(Көз - сары төс)

—Ни өчен сары төсле түгәрәкләр күтәрдегез? (Балалар җавабы)

- Табышмакларны да чиштек. Сез бик зирәк икәнсез. Эшебезне дәвам итик, яз, җәй, көзгә үз урыннарына кайтарырга булышыйк.

  • Ильмир, кара әле, тартмада тагын нәрсә бар икән?

(Бала чыпчык муляжы, чыршы күркәсе, чәчәк, агач яфрагы, күбәләк ала. Тәрбияче биремне укый).

«Тартмадагы әйберләр турында сынамышлар әйтергә»

—Балалар, сез сынамышлар беләсезме? Нәрсә соң ул сынамышлар? (Бала бер әйбер ала һәм аның турында сынамыш әйтә)

  1. Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.
  2. Чыршының күркәсе очында булса - ашлыкны иртә чәч, әгәр төбендә булса — соң чәч.
  3. Чәчәкләр хуш ис бөркесә, яңгыр явар.
  4. Агач яфрак коймый кар яумый.
  5. Күбәләкләр биектә уйнасалар, көн яхшырыр.

-Рәхмәт балалар. Сынамышларны да беләсез икән. Алдагы тормышыгызда бу сезгә бик зур ярдәм булыр.

- Камилә, тартмада тагын нәрсә калды икән? Миңа алып бирче. (Бала ел фасыллары ясалган картиналар ала.)

- Тагын бер биремне тыңлагыз әле. «Рәсемдәге ел фасылы турында шигырьләр сөйләргә»

- Балалар, сез ел фасыллары турында бик матур шигырьләр беләсез. Әйдәгез, рәхим итегез.

1 бала: Кыш

Уянып, бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава,

Җиргә ап-ак кар ява. Җәвад Тәрҗеманов

2 бала: Яз

Бөре чуклары белән,

Сыерчыклары белән

Яз килә, яз килә.

Яз ишекләрдән керә,

Яз тәрәзәдән көлә,

Кар суында йөгерә,

Яшеллеккә төренә.

Яз ләйсән булып ява,

Яз күкри – тетри һава.

Яз кошлар белән кайта...

Язны һәркем ярата. Нури Арыслан

3 бала: Иң күңелле чак

Җәйне көтәбез кайчан җитә, дип.

Җиткәч куркабыз үтеп китә, дип.

Җәй үзе шуны сизгән шикелле

Кыскарта төнне, озайта көнне.

Кояш соң бата, төннән таң ата;

Айга эш тә юк, ял итеп ята.

Кояшка эш күп: ул таңнан тора.

Иген уңдыра, безне кыздыра.

Безгә миләшләр, җиләк пешерә,

Яхшылык кына эшли кешегә. Бари Рәхмәт

4 бала: Көз җитте

Киң болыннарда,

Урман – кырларда,

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга, күлләрдә,

Көзге салкыннан

Сулар туңдылар.

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып,

Кошлар да китте.

Кошлар шикелле

Бергә гөр килеп,

Мәктәптә укыр

Вакытлар җитте. Муса Җәлил

- Рәхмәт сезгә балалар. Бик матур шигырьләр сөйләдегез. Менә тартма бушады да. Димәк, без барлык биремнәрне дә чиштек.

(Экранда кошлар рәсеме күренә, тавышлары ишетелә. Тәрбияче колакчыннарны кия, тыңлый.)

Балалар, һәр ел фасылы үз урынына кайткан икән. Кошлар миңа шуны хәбәр иттеләр, сезгә рәхмәт белдерделәр. Димәк, табигать һәм кешелек дөньясы сөенеп язны каршылый.

Вакыт җитте, Моны күреп

«Кыш, тартышма!» Яз бер көлде.

Яз шулай дип Нур - укларын

Әйтте кышка. Алып килде.

«Килми тор!»- дип Сөңгеләрне

Кыш карышты. Сындырырмын,

Каты торды Ялкынымда

Язга каршы. Яндырырмын.

Очлый-очлый, Яна бозлар

Көнен-төнен Ялтыр-йолтыр.

Боз сөңгенең Сына бозлар

Тезде меңен. Чалтыр-чолтыр.

- Язны сәламләп «Яз җитә » җырын башкарыйк әле.

Яз җитә

Ф.Кәрим сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы

1. Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңгез артына.

Кушымта: Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып, тып-тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

2. Агачка кунып чыпчыклар

Чыелдашалар.

Яшькелт –кара сыерчыклар,

Әй, җырлашалар.

Кушымта: Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып, тып-тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

3. Тиздән, шаулап, яфрак ярыр

Озын ак каен.

Ал чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.

Кушымта: Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып, тып-тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

  • Шуның белән эшчәнлегебез тәмам. Сау булыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

1. Закирова К.В. Балачак аланы. Казан:РИЦ, 2011

2. Закирова К.В. Иң матур сүз. Казан: Мәгариф, 2000

3. Зарипова З.М. Туган тел- бөек анам теле. Яр Чаллы, 2004

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Приложения:
  1. el-fasyllary.docx (34,2 КБ)
Опубликовано: 10.11.2017