Җырлап узган гомер

Автор: Габдрахманова Зульфия Бадегиевна

Организация: МБДОУ Карелинский детский сад

Населенный пункт: РТ, Балтасинский район, с. Карелино

“Җырлап узган гомер (музыка илендә кунакта)

 

Максат: Тәрбиячеләрнең музыкага булган мөнәсәбәтләрен, музыка турында әңгәмәләргә мөстәкыйль әзерләну аша кызыксынучанлыкларын үстерү. Аларның музыкаль белемнәрен, культураларын күтәрү, бөек татар композиторы С.Сәйдәшевның тормышы, иҗат юлы, әсәрләре белән танышу.

 

Кичәнең барышы:

Залның үзәк стенасында С.Сәйдәшевның портреты эленеп тора. Салмак кына “Әдрән диңгез” дигән җыр яңгырап тора (“Чын мәхәббәт” пьессасыннан, Т.Гыйззәт сүзләре, С.Сәйдәшев көе)

Алып баручы чыга: “Исәнмесез” - диеп башлыйм әле,

Күрешүләр шулай башлана.

“Исәнмесез” - диеп әйткән сүздән

Күңел була йөрәк шатлана.

(татар халык сүзләре)

Хәерле көн хөрмәтле тәрбиячеләр һәм килгән кунаклар! Мин сезне “Җырлап узган гомер” дип исемләнгән музыка илендә кайнар сәламнәремне ирештерәм. Музыка илендә рәхәтләнеп ял итеп, гүзәл мизгелләр кичереп, күңелләрегезне сихәтләндерүегезне теләп калам.

Көй яңгырый: “Зәңгәр шәл” мелодрамасыннан, К.Тинчурин сүзләре, С.Сәйдәшев көенә “Мәйсәрә” җыры.

 

Алып баручы: Көй. Нәрсә соң ул көй? Көй - ул зур бер сәнгать. Һәрбер сәнгатьнең үзенә генә хас теле бар: рәссам узенең уй хисләрен төрле төсләре белән аңлата, әдәбиятчы – сүзләр белән, ә көй – үзенең әhәнле авазлары ярдәмендә сөйләшә. Кеше музыка дөньясына кече яшьтән үк чума. Көй кешегә төрлечә йогынты ясый. Хәтта кечкенә бала да моңсу көйгә елап җибәрергә, ә күңелле, дәртле көй ишетсә, көлеп җибәрергә, сикереп, кул чәбәкләп, йөгереп китәргә мөмкин, гәрчә ул, бию сәнгатен белмәсә дә.

Көй яңгырый:Наемщик драмасыннан, Т.Гыйззәт сүзләре, С.Сәйдәшев көе Батырҗан ариясе һәм данлыклы Совет Армиясе маршы.

 

Алып баручы: Хөрмәтле тәрбиячеләр менә сезгә бүген күп төрле көйләр тыңларга мөмкинчелек бирелде. Яңгыраган җырларның көйләрен кем язды микән?

Тәрбиячеләрнең җаваплары тыңлана.

 

Алып баручы: Бик зур рәхмәт җавапларыгыз өчен. Менә бүгенге кичәне мин мәшхһүр композиторыбыз Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевка багышларга, аның иҗат юлы белән таныштырырга булдым. Әйдәгез, Сәйдәшебез нинди тормыш юлы кичерде микән, бергәләп, шул елларга кайтык әле.

Мәшһүр композитор Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 елның 3 нче декабрендә Казанда туа. Әтисе Салих туганчы ук үлә. Малай күп еллар буе җизнәсе Шиһап Әхмәров гаиләсендә тәрбияләнә. Ул бала чактан ук гармунда уйнарга ярата. Музыкага сәләтен сизгәч, җизнәсе Салихка рояль алып бирә һәм танылган музыкант Заһидулла Яруллинны өенә укытучы итеп чакыра. Соңрак булачак композитор профессиональ музыка укытучыларыннан белем ала.

1918 елда яшь музыкант үзе оркестр оештыра, 1919–1920 елларда үз теләге белән Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, аннары Оренбургта музыка мәктәбендә эшли.

1922 елда С.Сәйдәшев Казанга кайта һәм Татар дәүләт драма театрына музыка җитәкчесе һәм дирижер булып эшкә керә. Сәйдәшевнең композиторлык эшчәнлеге киң колач ала, аның тарафыннан күп кенә драматик әсәрләргә музыка иҗат ителә, осталыгы, профессиональлеге әсәрдән әсәргә камилләшә бара.

Аның тарафыннан М.Фәйзинең “Галиябану”, Х.Ибраһимовның “Башмагым”, К.Тинчуринның “Ил”, “Кандыр буенда”, “Зәңгәр шәл”, Т.Гыйззәтнең “Наемщик” һәм башка күп кенә сәхнә әсәрләренә музыка иҗат ителә. С.Сәйдәшевнең әсәрләре татар театры сәхнәсендә яңа жанр – музыкаль драма жанры барлыкка китерә. Шушы 1920 нче елларда ул үзенең данлыклы Совет Армиясе маршын да яза.

1920–30 нчы елларда Сәйдәш музыкасы халкыбыз рухи тормышының үзәгендә тора. Аның әсәрләре радиодан, сәхнәләрдән яңгырый. Ул үзе дә еш кына концертларда я пианист, я дирижер буларак катнаша.

1934–1938 елларда ул Мәскәүдә татар опера студиясендә укый. Аннан кайткач Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшен дәвам итә, яңа әсәрләр тудыру өстендә эшли.

С.Сәйдәшев 1954 елның 16 декабрендә Мәскәүдә вафат була.

Көй яңгырый: Күзләр пьесасыннан Х.Фәтхуллин сүзләре, С.Сәйдәшев көе Хуш авылым.

Җырны тулысы белән тыңлап бетергәннән соң, тәрбиячеләр белән әнгәмә үткәрелә.

Сораулар: 1.Җырның исеме?

2.Көйнең характеры нинди?

3.Сездә нинди кичерешләр туды?

4. Ни өчен дип уйлыйсыз?

 

 

Алып баручы: Рәхмәт кызыклы әңгәмәгез өчен. Ә хәзер әйдәгез җырлап алабыз.

“Җырлыйк әлеЧылбыр уены.

Уенның максаты: С.Сәйдәшевның балалар һәм зурлар өчен язылган җырларга кушылып җырлау, жыр чылбырын өзмәскә тырышу.

Тәкъдим ителгән җырлар:

Ямьле җәй - С.Сәйдәшев көе, Ш.Маннур сүзләре.

Дуслык турында жыр» - С.Сәйдәшев көе, Ә.Ерикәй сүзләре.

Уянсыннар кырлар - С.Сәйдәшев көе, Ә. Фәйзи сүзләре.

Без кабызган утлар - С.Сәйдәшев көе, К.Тинчурин сүзләре.

Яз килде - С.Сәйдәшев көе, Ә.Ерикәй сүзләре.

“Җырлырым - С.Сәйдәшев көе, М. Җәлил сүзләре.

Зәңгәр күл- С.Сәйдәшев көе, Г.Насырый сузләре.

 

 

Алып баручы: Бик зур рәхмәт. Бик матур җырладыгыз. Ә хәзер игътибарлылыгызны тикшереп,

“Сорау – жавап” уены уйнарга тәкъдим итәм.

Уенның максаты: С.Сәйдәшевның биографиясен истә калдыру, ныгыту өчен уйнала.

Сораулар: 1. С.Сәйдәшевның туган елы?

2. Әтисе үлгәч кемдә яши?

3. Армиягә кайсы елда китә?

4. 1922 елда кайсы шәhәрдә эшли башлый?

5. Совет Армиясе маршы кайсы елда языла?

6. 1934-1938 елларда Мәскәудә нинди студиядә укый?

7. Кайсы елда вафат була?

 

Алып баручы: Бик зур рәхмәт, белемнәрегезне тикшереп ныгыттык. Ә хәзер “Җырлы калейдоскоп уенын уйнарга тәкъдим итәм.

Уен тәртибе: Җырның исеме вак кисәкчекләрдә, тиз арада кисәкчекләрне җыярга hәм җырны тулысы белән җырлап бирергә.

 

Алып баручы: Бик зур рәхмәт, сезгә!

Аллар булганда гына,

Гөлләр булганда гына.

Күтәрелә күңелләр шул,

Бергә булганда гына. (татар халык сузлэре)

Кичәне тәмамлап барыгызга да исәнлек, саулык, җыр, моң белән матур итеп яшәвүгезне телим. Балалар белән эшләгәндә бүгенге белемнәрегез сезгә ярдәм итәр дип уйлап, эшләрегездә зур уңышлар теләп калам. Сау булыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

  1. А. Кутуй. Народный талант.— В кн.: Передовая интеллигенция орденоносной Татарии. Казань, 1940;
  2. Г. Кашшаф. Онытылмассың (Не забудешься).— «Совет әдәбияты», 1955, № 1; Я.Гиршман. Салих Сайдашев. Казань, 1956; М. Нигмедзянов.
  3. Музыкальная звезда.— «Социалистик Татарстан», 1970, 3 декабря;
  4. Сәлих Сәйдашев. Материалы и воспоминания. (Сост. С. Раимова и 3. Хайруллина.) Казань, 1970;
  5. Воспоминания о Салихе Сайдашеве. (Сост. Р. Исхакова-Вамба, 3. Сайдашева, 3. Хайруллина.) Казань, 1980; Ю. Исанбет.
  6. Огни, зажженные Сайдашевым.— В кн.: С. Сайдашев. Огни, зажженные нами. Казань, 1980.

 

Опубликовано: 23.11.2017