Праздник «Сабантуй»

Автор: Васильева Гулина Ильвировна

Организация: МБДОУ Красносельский детский сад «Тургай»

Населенный пункт: Република Татарстан, г. Казань, Высокогорский р–н

ТЕМА: “САБАНТУЙ!”

(2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме)

 

Максат: Уеннар, җырлар, шигырьләр, биюләр аша Сабантуй бәйрәменә кызыксыну уяту.

 

Бурычлар:1.Бәйрәмдә, уеннарда катнашасы килү теләге булдыру.

2.Бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру.

3.Шигырьләрне матур һәм сәнгатьле сөйләргә теләк булдыру.

Көтелгән нәтиҗә:Балаларда Сабантуе бәйрәме аркылу гореф-гадәтләргә ,уеннарга,җырларга кызыксыну уянды.

Эшләде:Васильева Г.И,

 

 

Алып баручы: Исәнмесез балалар!

Балалар:Исәнмесез.

Алып баручы: Балалар, без нинди бәйрәмгә җыелдык?

Балалар: Сабантуй!

Алып баручы: Әйе,әлбәттә дөрес. Ул халкыбызның иң күңелле, иң яраткан, иң тантаналы бәйрәме. Без бүген шушы күңелле бәйрәмне үткәрергә җыелдык.(2-3 Слайд)

 

Сабан туе – хезмәт туе,

 

Шатлык һәм бәхет туе шул.

 

Уйнап, көлеп, жырлап, биеп,

 

Бәйрәм итик көн буе.

 

Шау-гөр килә киң болыннар,

 

Кырларһәм су буйларышул.

 

Котлы булсынавылдашлар

 

Ямьле сабан туйлары.

 

Бәйрәмитикшатланышып

 

Туганнарбергә-бергәшул.

 

Безнеңбергәбулуыбыз

 

Җитсенбөтенгомергә.

Җыр: “Сабан туе – хезмәт туе”

 

 

1 бала:

Булмаса һөнәрегез,

 

Читтән карап йөрегез,

 

Балалар чүлмәк ватканын,

 

Атлар чабышып кайтканын,

 

Көрәшчеләр бер-берсен

 

Җилкә аша атканын.

 

2 бала:

 

Бүгенбездә Сабантуй,

 

Эшләреңнеңбарын куй.

 

Тизрәкйөгермәйданга:

 

Бәйрәмбашланаанда.

 

3 бала:

Сабантуй – веселый праздник,

Праздник счастья и труда.

Пой, играй и смейся громко,

И танцуй как никогда.

 

4 бала:

Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Яктыкөннәнтуймыйбыз.

Сабан туе гөрләпторсын,

Биибездәҗырлыйбыз

 

 

Алып баручы:

Тыпыр-тыпыр,тыпырдашып,

Бергә басаек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Күңел ачаек әле.

 

Бию: “Әпипә”

 

Бушигьрем, ап-аксөлгебулып,

Алларыңны синең капласын.

Таң капкасы белән ачыйк бергә

Сабантуйның бәйрәм капкасын!

 

Алып баручы: Балалар,тыңлагыз әле, кемнең тавышы ул,кем анда?(җил тавышы) (Кыр батыры)(чыга)( 4 слайд)

Кыр Батыры: Исәнмесез,балалар нәрсә эшләп утырасыз монда? Ә нинди бәйрәмгә җыелдыгыз?

Балалар: Сабантуй!

Кыр Батыры: Ә нигә мине бәйрәмгә чакырмадыгыз? (ачулана)

Алып баручы: Ярый инде үпкәләмә . Әле бит бәйрәмне башлыйбыз гына. Әйдә син дә кал безнең бәйрәмдә. Бергәләп уйнарбыз, биербез, җырларбыз.

Кыр Батыры: Әй рәхмәт инде сезгә. Мин бик шатмын. Сезгә кү-ү-үп итеп бер капчык күчтәнәч алган идем… Ләкин ашыгып, сезнең янга килгәндә, югалтканмын…

Алып баручы: Капчыгың зур идеме соң, Былтыр?

Кыр Батыры: Ме-е-енә мондый зур һәм авыр иде капчыгым. Эх, әрәм булды…

Алып баручы:Кыр Батыры, әйдә эзләп карыйк әле капчыгыңны. Бәлки, кайдадыршушындагынаятадыр.Кыр Батыры белән капчык эзлиләр). Карагыз, карагыз! Таптым! Менә монда нәкъ мәйдан уртасында зур бер капчык тора.

Кыр Батыры: Ай, капчыгым табылды! Хәзер мин аны ачам да, сезгә бүләкләр өләшәм!

Алып баручы: Ой, кирәкми!

Кыр Батыры:Нишләп???

Алып баручы: Бу капчык бигрәк зур күренә һәм селкенә

Кыр Батыры:Чыннан да! Ни булгансоң минемкапчыгыма? Нәрсәбулсабулыр, барыберачыргакирәкиндеаны. (Капчыкныача.КапчыктанТиен килепчыга)

Кыр Батыры:Кем соңсин?( 5 слайд)

Тиен: Ә мин –Тиенмалае ! Иң җитезе, иң матуры! (Көзгеалыпүзенәүзесоклана.Үпкәләп, балаларгаэндәшә.)Сез мине танымадыгызмыни? Мине бәйрәмгәчакырмадыгыз да! Мине упкәләттегез… Шуныңөчен мин сезнеңбәйрәмегезнебозам! Бүләкләрегезнехәзерурлапурмангаалыпкитәм.

Кыр Батыры: (Тиен кызына каршытөшә)Каралесинмоны, бөтенләйкызыпкиттен! Биртизрәкбүләкләрне, алайсахәзер мин сине… (бармакяный)

Тиен малае : Нишләтәаласыңсоңсин мине? Хи-хи-хи, хе-хе-хе, хо-хо-хо! (көлү тавышы)Мин бит иңакыллы, иңхәйләкәр, иңкөчле!

Кыр Батыры:Ха-ха-ха, хе-хе-хе!(көлү тавышы)Иңкөчле, имеш. (Яный)Җитәрмондабушкамактаныпторырга. Әйдә, алайсакөчсынашыпкарыйк! Балалардөресенәйтерләр, кем көчлерәкһәмҗитезрәкикән!(Көч сынашалар)

Тиен малае: Ой- ой-ой, ярдәм итегез әле мина ! Ой, коткарыгыз!(Зурлар һәм балалар булышалар)

Алыпбаручы: Балалар, кем җиңде?

Балалар: Кыр Батыры!

Алып баручы: Ә Тиен малае– мактанчык!

Тиен малае: Юк,юк! Бүтән алай итмим! Сез мине гафуитегезинде. Ярыймымиңасезнеңбеләнбәйрәмдәкалырга? Мин дәсезнеңкебекуеннардакатнашыр идем. Ә бүләкләрегезне мин сезгәхәзеркиребирәм. Мин аны ә-ә-ә-нәтегендәяшердем. (Авырсулый)Бөтенбүләкләрнедәүземәалырмындигән идем, булмады инде.

Алып баручы: Балалар, Тиен малае безнең белән уйнарга калсынмы?

Балалар: Әйе, калсын!

Алып баручы: Ә хәзер Сабантуй уеннарын дәвам итәбез.

Тиен малае:

Мактана дип уйламагыз,

Мин урынлымактанам.

Чөнкибучүлмәкне

Күрмичәдә вата алам! (Балалар ике командага бүленеп уйныйлар)(Уен вакытында татар милли кое уйный)

“Чүлмәк вату” уены( 6 сайлд)

 

5нче бала:

 

Карагыз, карагыз –

 

Капчыккиепчабабыз!

 

Сикерептәкарыймын,

 

Йөгерептәкарыймын,

 

Нигәдерегылдырта,

 

Нигәдерабындырта.

 

 

6 нче бала:

 

Капчыкныңэчендә мин

 

Ашыгам, кабаланам,

 

Юк, чапмыйм, чабаланам.

 

Югыйсәкапчыксыз да

 

Бердигәнчабаалам.

 

 

Кыр батыры:

Кемнәр җитез, кем өлгер,

Минем янгакилегез!

Әйдә, карыйкузышып

Капчыккиепярышып!

“Капчык киеп йөгерү” уены.( 7 слайд)

 

Алып баручы: Килгән кунакларны, балаларны “ачык сәхнәгә” чакрабыз.

8 нче бала:

Әйдә, киттек, ди, әти,

Көрәшмәйданына, ди.

Озакламыйбиккүңелле

Көрәшбулаанда, ди.

 

7 нче бала:

Сөлгечигәмасылҗепләрбелән,

Йөрәкхисенсалыпбужырга.

Насыйпбулсаидебубүләгем

Мәйданнардаҗиңгәнбатырга.

 

Татарча бию (балалар, кунаклар белән бергәләшеп бииләр.)

Алып баручы: . Ә хәзер мин сезне Сабантуй уенының тагын берсе белән таныштырып китәм. Ул “Ат чабышы” уены. (Тиен малае белән Кыр батыры күрсәтә)

Малайлар алып килгәннәр

Иң җитез юртакларны.

Үзләре дә сынатмыйлар,

Читтә торсын атлары.

Атлар кайта, юл бирегез!

“Ат чабышы” уены( 8 слайд)

 

Алып баручы:Балалар башкарында “Сабантуй” җырын тыңлагыз.

Җыр “Сабантуй”

Алып баручы:

Булды төрле ярышлар:

Җыр ярышы, атлар чабышы,

Иң кызыгы калды-

Аркан тартышы.

Кайсы команда көчлерәк?

“Аркан тартышу”( 10 слайд)

 

Алып баручы: Афәрин, балалар, булдырдыгыз!

Җырлый-җырлый, бии-бии

Бәйрәм иттек бүген дә.

Яз бәйрәме гөрләп шулай

Калсын безнең күңелдә.

Җәйләр килсен мул булып,

Иген уңсын кыр тулып,

Дуслар булсын һәр җирдә,

Тынычлык булсын илдә.

Хәзер Тиен малае,Кыр батыры бүләкләр таратырлар.

Алып баручы:Менә дуслар, көтеп алган Сабан туйлары да тәмам . Барыгызга да саулык, сәламәтлек телим. Сау булыгыз, дуслар!

 

 

 

 

 

 


Приложения:
  1. file0.docx (31,0 КБ)
Опубликовано: 13.07.2023