Балалар бакчасында ана телен өйрәнүдә “Мемори” уеннар

Автор: Хазиахметова Гульфия Ахатовна

Организация: МБДОУ «Детский сад №6 «Радуга» г. Кукмор РТ»

Населенный пункт: Республика Татарстан, г. Кукмор

“Мемори” уены -ул парлы картиналардан торган өстәл уены, уенның төп максаты - мөмкин кадәр күбрәк парлы карточкаларның "ачылу"ы. “Мемори” уенын “парлылар”уены дип тә атыйлар. Мемори уеннарын төрле формаларда кулланып була. Мин аларны үземнен практикамда татар телен үзләштерүдә киң кулланам. Хәзер берничәсен сезгә күрсәтәм. 1. ИКТ (Информационно-коммуникационные технологии). Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр ярдәмендә, PowerPoint (Повер поинт) программасында, интер актив уен формасында, мемиопланшет ярдәмендә кулланабыз. Сезнең алда экранда шакмаклар белән яшерелгән хайваннар һәм кошлар рәсеме, хәзер без аларны ачабыз, әгәр дә бертөрле рәсемнәр чыкса, тиз арада басып югалтабыз, ә икесе бертөрле булмаса шакмакны ябып уенны дәвам итәбез. Уен рәсемнәрнең парларын табып бетергәнче дәвам итә. Бу уен балаларнын кузаллауларын һәм игътибарлы булуларын ныгыта.


Приложения:
  1. file0.docx (1,3 МБ)
Опубликовано: 29.12.2023