Икетеллелек шартларында рус теленең әһәмияте

Автор: Ибрагимова Альбина Рашитовна

Организация: МБДОУ №2 «Ромашка»

Населенный пункт: Актанышский район, с.Актаныш

Федераль дәрәҗәдәге стандарт, мәктәпкәчә белем бирү оешмасының белем бирү программасын балалар бакчасы мөстәкыйль эшлэүгә мөмкинлек бирә. Программа куйган бурычларны тормышка ашыру өчен нинди шартларны булдырырга, һәр баланың индивидуаль, яшь үзенчәлекләрен искә алып, аның оптималь үсеше өчен нинди эчтәлектәге эшчәнлек алып барырга кирәклеген ассызыклый. ФГОС таләпләре буенча балалар бакчасының төп белем бирү программасы ике өлештән тора: - мәҗбүри өлеш – программаны тормышка ашыруда эшчәнлек 60%нан ким булмаска тиеш - вариатив өлеш - белем бирү процессында катнашучылар формалаштырган өлештән тора – 40%тан артык булмаска тиеш. Ягъни МТК –милли төбәк компоненты нәкъ вариатив өлешне тәэмин итә. Бу өлешкә белем бирү процессында катнашучылар формалаштырган үзебезнең җирлеккә хас эшчәнлекне планнаштырыла: милли традицияләр, җирлектән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыру, җирлегебезнең табигатен, климаттагы үзгәрешләрен өйрәнү. Моңа инде әлбәттә балаларны икетеллеккә – татар һәм рус телләренә өйрәтү буенча эш юнәлеше саллы урын алып тора. Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт телендә дә иркен аралашырга өйрәтү бурычы куелды. Бурычларны тормышка ашыру максатыннан укыту- методик комплектлары републикабызның барлык бакчаларына да таратылды. Тел − кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып- белү − барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла. 1993нче елда кабул ителгән «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законнан күренгәнчә, Татарстанда ике дәүләт теле-рус һәм татар телләре яшәп килә. Димәк, бүгенге көндә һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш.


Приложения:
  1. file0.docx (19,4 КБ)
Опубликовано: 18.06.2018