Квест игра на татарском языке

Автор: Минзянова Гульсум Абдулгазизовна

Организация: МБОУ «Школа №144»

Населенный пункт: Республика Татарстан, г.Казань

Казан шәһәре Совет районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 144 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе

Максат: Шагыйрь Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү; шагыйрь иҗатына, тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү; телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү;

Бурычлар:

-Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерү;

-укучыларда Г.Тукай иҗатына карата кызыксыну уяту;

- Г.Тукай шәхесе белән кызыксыну уяту, миллилек хисләре тәрбияләү;

- туган якка мәхәббәт, туган телгә карата сакчыл караш тәрбияләү;

-укучыларның сәнгатьле сөйләм, артистлык сәләтләрен үстерү.

Планлаштырыла торган нәтиҗә:

- предмет нәтиҗәләре: язучы биографиясен сөйли белү; шагыйрь тормышы һәм иҗатының халык тормышыннан аерылгысыз булуына төшенү;

- шәхесне үстерә торган нәтиҗәләр: Г.Тукай шәхесе белән кызыксыну уяту,миллилек хисләре тәрбияләү;

- метапредмет нәтиҗәләре: төрле мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыту.

Универсаль уку гамәлләре:

- танып белү УУГ: укучыларның эзләп таба белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешү;

- регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уен эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;

- коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.

Җиһазлау: Габдулла Тукай портреты, әкият, шигырьләренә ясалган рәсемнәр, кул эшләре һәм рәсемнәре күргәзмәсе; магнитофон;; экран; проектор.

Квест кунакларын Тукай иҗатын чагылдырган рәсемнәрдән төзелгән стенд, бөек шагыйребезгә багышланган бай күргәзмә, Тукай рухын чагылдыручы музыка каршы ала. Музыка астында зур китабын өстерәп Әкиятче яки укытучы үзе чыга.

Әкиятче. Исәнмесез, дусларым.. Мин бар әкиятләрне дә белүче – Әкиятче булам! Дусларым, сез бүген тылсымлы квеста катнашырсыз.

Ике команда катнаша. (Командалар белән танышу)

Бүген сез бик кызыклы уенда һәм шул ук вакытта өмәдә катнашырсыз. Сезгә маршрут битләре бирелә, шул юллама белән танышып, язылган биремне үтәргә тиешсез. Һәр биремне төгәл үтәлгән очракта икенче юлламаны таба аласыз. Квест уеныбызның нәтиҗәсен соңгы тукталышта эзләп табарга тиеш буласыз. Ә менә нәрсә яшеренгәнен белеп китә аласыз. Әлбәттә сүз Алтын....

Әкият геройлары йөгереп чыгалар.

Шүрәле. Бүрәнә?!

Көчек. Сөяк?!

Бүре. Бәрән?!

Шәкерт. Китап?!

Әкиятче. Юк-юк, Алтын тарак табарга тиешсез. Әлбәттә, соңгы тукталышта алтын тарак хуҗасы Су анасы сезне каршы алыр.

Әкиятче. Габдулла Тукайга багышланган уеныбызны башлыйбыз. Минем ярдәмчеләрем сезгә юлламалар тапшырырлар. (Хатлар тапшырыла. Уенны мәктәп янында урнашкан парк, сквер, бульварда үткәреп була. Биремнәр үтәү белән бергә һәр тукталышта командалар шул тирәне җыештырырга, мәсәлән, чүпләрдән арындыру, чирәмне тырмалау, булган эскәмияләрне чистарту кебек эшләр башкарырга тиешләр. Бу эшләр өчен эш кораллары әзерләнә).

Әкиятче. Уенны башлыйбыз. Хәерле юл сезгә!

1 нче тукталыш. Хәерле көн, укучылар!

Бирем. Сорауларга җавап бирергә, маршрутны төзергә:

Беренче команда:

  1. 1.Габдулла Тукай укыган Уральскидагы мәдрәсәнең исеме ничек? (Мотыйгия.)
  2. 2.Г. Тукай туган авылны атагыз. (Кушлавыч.)
  3. 3.Шагыйрь туган ел. (1886 ел.)
  4. 4.Г.Тукайның әтисенең исеме ничек? ( Мөхәммәтгариф.)
  5. 5.“Бу авыл минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын” - дип яза Тукай. Бу кайсы авыл? (Кырлай).
  6. 6.Г.Тукайның “Су анасы” әкиятендәге авыл малае нәрсә урлый? (Алтын тарак.)
  7. 7.Г. Тукай шигырендә кәҗәне ашаткан (сыйлаган) малайның исемен атагыз? (Гали.)
  8. 8.“Шүрәле” әкиятендә Тукай кайсы авылның матурлыгын тасвирлый? (Кырлай.)
  9. 9.Күбәләк ничә көн яши? (Бер.)
  10. 10. Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр? (Ямщик.)

Икенче команда:

  1. Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш.)
  2. Г. Тукай яратып йөргән кызның исеме ничек? (Зәйтүнә.)
  3. Шагыйрь туган ел (1886 ел.)
  4. Г.Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә.)
  5. Олуг шагыйребезнең кайсы шигырьләре көйгә салынган? (Туган тел, Туган авыл, Пар ат, Бала белән күбәләк.)
  6. Тукайның кайсы шигыре шәкерт (укучы) турында? (“Кызыклы шәкерт”.)
  7. Әкияттә кәҗә белән сарык нәрсә башын табалар? (Бүре.)
  8. Кайчан уйнарга чыгарга була? (Эш беткәч.)
  9. Тукайның үлгән елы (1913 ел, 15 апрель.)
  10. Тукай үзе турында язган китапның исеме? (“Исемдә калганнар”.)

Командалар сорауларга җавап биреп бетергәч, Тукай үткән юлның (яшәгән урыннарының) маршрутын төзиләр. (Ватман, карточкалар, маркер һәм клей бирелә.)

Командалар беренче тукталышның биремнәрен үтәгәч, өмәдә катнашырга тиешләр. Чистартып бетергәч, икенче маршрут бите табыла.

Икенче тукталыш: “Тукай аллеясы”.

Командалар балалар ясаган рәсемнәрнең нинди әсәрләрдән икәнен әйтергә тиешләр. Белгән рәсемнәрне агачка элеп баралар. 6-8 әсәргә рәсем җыелып, “Тукай аллеясе”н төзиләр. Ак ватман битләре һәм клей, маркер бирелә. Өмә оештырыла. Чүптән арындыралар. Бер команда җыелган чүпләрдән “Шүрәле”, икенче команда “Су анасы”н ясарга тиешләр. Ясалып беткәч, өченче хат табыла. Юлны дәвам итәләр.

Өченче тукталыш. Әдәби тукталыш.(“продуктив” уку технологиясен кулланып)

“Пар ат” әсәре белән танышу.

  1. Әсәр сюжетына туры килгән рәсем бирелә, әңгәмә корыла. Һәр команда телдән хикәя төзиләр
  2. Укучыларга шул темага туры килгән картиналар тәкъдим ителә. Сорау: Әлеге рәсемнәрне нәрсә берләштерә?(Авторын, әсәрнең исемен кайсы команда алдан әйтә)
  3. Тукайның “Пар Ат” шигыре белән танышу, фикер алышу(ике команда бүлеп укый)

Дүртенче тукталыш. “Серле сандык”тан алынган әйберләрнең кайсы әсәрдән икәнен әйтеп бирергә кирәк:

  1. Көчек (уенчык) – “Кызыклы шәкерт”; 2)Балта – “Шүрәле”; 3)

Чүлмәк – “Сөткә төшкән тычкан”; 4) Йомгак – “Шаян песи”; 5)

Капчык – “Кәҗә белән Сарык”; 6) Китап – “Туган тел”; 7) Авыл рәсеме – “ Туган авыл”; 8) Карлыгач – “Карлыгач”; 9) Печән – “Гали белән Кәҗә”; 10) Бәби (курчак) – “Бишек җыры”.

Бишенче тукталыш өчен маршрут бите капчыкта. Капчыкта яшеренгән әйберне белергә кирәк. Балалар өмәне дәвам итәләр.

Бишенче тукталыш. “Пар ат” шигыре буенча тикшерү тукталышы

Тест рәвешендә (алдан әзерләнелә) яки командалар әсәр буенча сораулар әзерлиләр каршы команда җавап бирә.

Соңгы тукталыш. Укучыларның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге белемнәрен тикшерү максатыннан “Лото” уенын кулланып була. Командаларга алдан әзерләнгән таблиөалар таратыла. Таблиөада күренекле шәхесләрнең исемнәре язылган.

Абдулла Алиш

Әмирхан Еники

Муса Җәлил

Байназар Әлминов

Хәсән Туфан

Кәрим Тинчурин

Хаҗиморат Козаков

Габдулла Тукай

Рөстәм Яхин

Сәлих Сәйдәшев

Туфан Миңнуллин

Нәби Дәүли

Фатих Әмирхан

Кәнәфи Нәфыйков

Гаяз Исхакый

Шәүкәт Галиев

 

Укучылар сорауларга туры килгән җавапларны сызып баралар. Ахырдан калган фамилия дәрестә өйрәнелгән язучы булырга мөмкин.

Сораулар: 1. Татар рәссамнарын табыгыз.

2. Бөек Ватан сугышы чоры язучылары.

3. Татар композиторларын билгеләгез.

Театр үсешенә зур өлеш керткән драматургларны сызыгыз.

Герой шагырҗләрне табыгыз.

Укучылар сорауга туры килгән җавапны сыза баралар.Ахырдан 2 яки 1фамилия генә калырга мөмкин.Ул дәрестә өйрәнеләчәк язучы да булырга мөмкин.

1.Бөек Ватан сугышы чоры язучыларын табып сызыгыз.

2. Татар рәссамнарын табыгыз.

3.Татар композиторларын уеннан чыгарыгыз.

4.Татар театры үсешенә зур өлеш керткән драматургларны табыгыз.

5 Озын гомерле шагыйрьләрне табыгыз.

Калган фамилия – сезнең җавабыгыз.Сонгы тукталышта балалар таракны табалар. Җиңүче команда билгеләнә.

 

 

 

 

 

 


Приложения:
  1. file0.docx (94,7 КБ)
Опубликовано: 27.05.2024